news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Габдулла Тукай әдәби музеенда «Тукай һәм музыка» күргәзмәсе ачылды

Габдулла Тукай әдәби музеенда «Тукай һәм музыка» күргәзмәсе ачылды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Габдулла Тукай әдәби музеенда «Тукай һәм музыка» күргәзмәсе ачылышы булды. Күргәзмәдә Харис Якупов исемендәге № 1 сәнгать мәктәбе укучыларының эшләре һәм Татарстан Республикасы Милли музее фондлары экспонатлары урын алган.

«ХХ гасыр башында Габдулла Тукайның профессиональ татар музыкантлары, җырчылары, композитор – замандашлары һәм фикердәшләре барлыкка килә. Габдулла Тукайның бай иҗаты татар профессиональ музыкаль мәдәниятен үстерү өчен нигез булып тора. Тукай сюжетлары нигезендә опера, балет, ораторий һәм кантаталар, симфоник һәм камера-инструменталь музыка барлыкка килә. Музыкада Тукай мотивларын эшләү Заһидулла Яруллинның «Тукай маршы»ннан башлана», - дип хәбәр итә Татарстан Милли музее матбугат хезмәте.

Габдулла Тукай әдәби музее экспозициясендә музыка темасы барлык залларда да бар. «Тукай һәм музыка» яңа күргәзмә проекты Габдулла Тукайның халык җыры һәм инструменталь музыкага мәхәббәтен күрсәтә, шагыйрьнең татар профессиональ музыкасының барлыкка килүенә, беренче татар композиторлары һәм җырчылары: Заһидулла Яруллин, Камил Мотыйги, Салих Сәйдәшев һәм башкаларның эшчәнлегенә кызыксыну уята», - диде музей мөдире Гүзәл Төхвәтова.

Аның әйтүенчә, халык һәм профессиональ татар музыкасының шагыйрьгә йогынтысы № 1 сәнгать мәктәбендә белем алучыларның эшләрендә чагыла. «Эшкә керешкәнче проектта катнашучылар музейда тематик экскурсиядә булдылар, Тукай иҗаты мотивлары буенча музыкаль әсәрләр тыңладылар, музейның мультимедиа китапханәсендә тәкъдим ителгән басмалар белән таныштылар», - диде.

  • Яшь рәссамнарның эшләрен Татарстан Республикасы Милли музее фондларыннан экспонатлар тулыландырачак: татар халык музыка кораллары, фотолар, китаплар, Габдулла Тукай замандашларының документлары һ.б. Күргәзмәгә 6 яшьтән өлкәнрәк тамашачылар килә ала. Күргәзмә 2024 елның 31 гыйнварына кадәр эшләячәк.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100