news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Габдулла Тукай әдәби музеенда «Тукай ае» марафоны җиңүчеләрен бүләкләделәр - исемлек

Габдулла Тукай әдәби музеенда «Тукай ае» марафоны җиңүчеләрен бүләкләделәр - исемлек
Зилә Мөбәрәкшина

Габдулла Тукай әдәби музеенда «Тукай ае» марафонына йомгак ясадылар. Барлыгы 20дән артык гариза кабул ителгән, шулар арасыннан биш җиңүчене билгеләделәр.

«3–23 апрельдә «Салават күпере» журналы редакциясе Габдулла Тукай әдәби музее белән берлектә «Тукай ае» дигән марафон үткәрде. Катнашучылар үзләре белән таныштырырга, Тукай әсәрен яттан сөйләргә, пластилин белән тозлы камырдан кул эше әвәләргә, битлек ясарга, биремнәр чишәргә, «СалаваTik»ларга кушылып «Туган тел» җырын җырларга һәм Тукай әдәби музее хезмәткәрләре әзерләгән видеосорауларга җавап бирергә тиеш иде», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Сабантуй» һәм «Салават күпере» журналлары смм-белгече, мөхәррире Айсылу Сибгатуллина.

Җиңүчеләр исемлеге:

  • 1 урын - Мөхәммәтҗәнова Алия;
  • 2 урын - Данияр һәм Айдинә Баһауовлар;
  • 3 урын - Гайсина Айсель;
  • 4 урын - Самат Хәлилуллин;
  • 5 урын - Гаттарова Сөмбел.

Марафонның биремнәре журналның ВКонтакте социаль челтәрендә #тукайае, #салаваткүпережурналы, #тукайаемарафоны хештеглары белән басылган.

«Марафонда Татарстанның төрле шәһәр-районнарыннан һәм Россиянең Төмән өлкәсеннән балалар катнашты. Алар 20 көн эчендә 10 бирем үтәде һәм җавапларны шәхси битләрендә бастырды. Барлык балалар да биремнәрне җиренә җиткереп башкарды. Без вакытка, җавапның тулы булуына, мөстәкыйльлеккә карадык», - диде Айсылу Сибгатуллина.

Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр – уенчыклар, Гөлнара Хәйдәрованың «Нәни әкиятләр» китабы, дипломнар тапшырылды, Габдулла Тукай әдәби музее буйлап кызыклы экскурсия үткәрелде, Тукай әкиятләре буенча төшерелгән мультфильмнар күрсәтелде. Барлык катнашучыларга электрон сертификатлар җибәреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100