Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Габдулла Тукай әдәби музеенда Тәслимә Низаминың иҗат кичәсе була
24 августта 17.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда «Йолдызлык музее» клубы очрашуы кысаларында Татарстанның атказанган артисты, җырчы, үзешчән композитор Тәслимә Низаминың «Җанымнан моң агыла» – «Күңел авазлары – минем җырларымда» дип исемләнгән иҗат кичәсе була.
«Очрашуда Тәслимә Низами үзенең иҗат язмышы турында сөйләячәк, шигырьләр укыячак. Чарада Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева, «Алтын Барс» премиясе лауреаты Люция Мөбәракшина, «Татар моңы» премиясе лауреаты Алинә Даутова һәм башкалар катнаша. Алар Тәслимә Низаминың җырларын башкарачак. Кунаклар өчен музейда экскурсия үткәреләчәк», - дип хәбәр итә Татарстан Милли музее матбугат хезмәте.
Очрашуга Татарстанның заманча татар эстрада сәнгатен һәм музыка мәдәниятен яратучылар чакырулы.
- Тәслимә Низами (Шәрәфетдинова) - журналист, төрле вакытта «Мәдәни җомга», «Шәһри Казан», «Мәгърифәт» кебек Татарстан газеталары һәм журналлары корреспонденты, бүлек мөдире, мөхәррире булып эшләгән. Тәслимә Низами – күпсанлы татар хитлары авторы һәм композиторы. Аның җырларын популяр татар җырчылары башкара.
- 2000 елда аның ике җыры – Хәния Фәрхи башкаруында «Әлдермешкә кайтам әле» һәм Габделфәт Сафин башкаруында «Хыянәт» «Татар җыры» халыкара эстрада җыры фестивалендә «Алтын Барс» конкурсы лауреаты була. 2008 елда татар музыка сәнгатен үстерүгә һәм пропагандалауга керткән өлеше өчен Тәслимә Низамига «Татарстан Республикасының атказанган артисты» исеме бирелә. 2010 елда Татарстан китап нәшрияты Тәслимә Низаминың «Җанымнан моңы агыла» исемле шигырьләр һәм җырлар җыентыгын чыгара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз