Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Габдулла Тукай әдәби музеенда Фатих Әмирханның 140 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла
23 гыйнварда 14:00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда күренекле татар язучысы, драматург, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирхан тууга 140 ел тулуга багышланган күргәзмә ачыла. Бу хакта Татарстан Милли музее матбугат хезмәте хәбәр итте.
Фатих Әмирхан – ХХ гасыр башы татар әдәбиятында тирән эз калдырган, татар журналистикасының тууына һәм үсешенә зур йогынты ясаган шәхесләрнең берсе. Габдулла Тукай белән аларны милләткә мәхәббәт, иманга тугрылык берләштерә. Бергә «Әлислах» газетасында эшләү, «Аң», «Ялт-йолт», «Кояш» кебек газета-журналларда хезмәттәшлек итү аларның дуслыгын тагын да ныгыта.
Күргәзмә Фатих Әмирханның тормыш юлын һәм күпкырлы эшчәнлеген яктырта, аның шәхесен һәм бай иҗади мирасын ача. Зәвыклы, зыялы, бай күңелле, язмыш сынауларына бирешмәгән көчле рухлы язучы бүгенге көн укучысына кызыклы шәхес буларак тәкъдим ителә.
Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Милли музее фондында Фатих Әмирханның мемориаль тупланмасында саклана торган экспонатлар урын ала. Язучының музей мирасы документлар, шәхси әйберләр, үзе исән чагында дөнья күргән китаплары, хатлар, фотосурәтләр, почта открыткалары, кулъязмалар һәм гаиләсе белән бәйле тормыш-көнкүреш предметларыннан торган коллекцияне тәшкил итә. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән аеруча кадерле ядкярләр арасында әдипнең шәхси әйберләре – эшләпәсе, сюртугы, исән чагында нәшер ителгән китаплары, «Тигезсезләр» драма әсәре буенча төрле шәһәрләрдә куелган спектакль афишалары, кулъязмалары һәм ачык хатлары бар.
«Хәят» әсәренең беренче һәм озак еллар сакланмаган дип уйланылган икенче өлешенең кулъязмалары беренче тапкыр тулысынча күрсәтеләчәк. Рәссамнар Байназар Әлмәнов, Г.Яруллин, Н.Мифтахов, П.Сорокин, М.Семенов тудырган Фатих Әмирхан образ-сурәтләре дә зур кызыксыну уятачак.
Күргәзмәне ачу тантанасына әдәбият галимнәрен, иҗат әһелләрен һәм Фатих Әмирхан иҗаты белән кызыксынучы киң җәмәгатьчелекне көтеп калабыз, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз