news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Габдулла Тукай әдәби музеенда балалар язучысы Алинә Бикмуллина белән очрашу узды

Габдулла Тукай әдәби музеенда балалар язучысы Алинә Бикмуллина белән очрашу узды
Фото: Габдулла Тукай әдәби музее

Бүген Габдулла Тукай әдәби музеенда балалар язучысы Алинә Бикмуллина катнашында иҗади очрашу үтте. Чараның махсус кунаклары Саба районыннан килгән укучылар булды, дип хәбәр ителә музейның ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә.

Очрашу барышында язучы балаларга үзенең яңа басылып чыккан китапларын тәкъдим иткән һәм иҗат серләре белән уртаклашкан. Үз чиратында, Сабадан килгән кунаклар да очрашуга әзерләнеп килгән: алар бөек шагыйрь Габдулла Тукай әкиятләре мотивлары буенча башкарган иҗади эшләрен күрсәткән һәм алар хакында сөйләгән.

Фото: Габдулла Тукай әдәби музее

Чара җылы һәм дустанә рухта үтте, балалар язучыга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot