news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Габдулла Тукай әдәби музее шагыйрьнең туган көненә багышланган концертка чакыра

Концерта керү ирекле.

26 апрель көнне 10 сәгать 30 минутта Казандагы Габдулла Тукай әдәби музеенда бөек шагыйрьнең туган көненә багышланган концерт булачак. Бу хакта «Татар-информ" хәбәрчесенә музей директоры Гүзәл Төхвәтова хәбәр итте.

Бәйрәм чарасын Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов алып бара.

Концертта халыкара конкурслар лауреаты Гөлнара Байназарова, Татарстанның атказанган артисты Ирек Кашапов Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев, баянчылардан Кирам Сатиев, Хәйдәр Сафин, нәфис сүз осталары катнашуы көтелә.

Концертка керү ирекле.

news_right_1
news_right_2
news_bot