Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Габдулла Тукай әдәби музее «Карга боткасы» бәйрәменә чакыра
22 һәм 29 мартта 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда «Карга боткасы» бәйрәме була.
«Бәйрәм программасында - экскурсия, экспозиция заллары буенча квест (дөрес җавап бирүчеләргә ярма тутырылган капчыклар бирелә), музей ишегалдында театральләштерелгән кичә көтелә. Кичәдә кунакларны ботка һәм кайнар чәй белән сыйлаячаклар», - дип хәбәр итә Татарстан Милли музее матбугат хезмәте.
- «Карга боткасы» - татар авылларында электән оештырыла торган йола. Авыл тирәсе кардан ачыла башлау белән аксакаллар балаларга җылы яктан кайтучы кошларны каршы алырга һәм ботка пешерергә вакыт җиткәнлеген әйткән. Малайлар һәм кызлар берничә кешедән торган төркемнәр белән йорттан-йортка йөреп, бәйрәм табыны өчен ашамлыклар җыйган.
- Хуҗабикәләр аларга ярма, май, сөт һәм йомырка биргән. Авыл янындагы аланда балалар һәм өлкәннәр казанда ботка пешергән. Ботка пешкән арада, яшьләр һәм балалар төрле уеннар, әйлән-бәйлән уйнаган, җырлар җырлаган. Ботка белән сыйланганнан соң, артып калганын кошларга дип агач төпләре, ботаклар, ташларга куеп калдырганнар, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз