news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Габдулла Тукай әдәби музее «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында җиңү яулады

Габдулла Тукай әдәби музее «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында җиңү яулады
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстан Милли музее филиалы – Габдулла Тукай әдәби музее балаларның мәдәни-агарту үзәкләрен булдыру буенча Бөтенроссия сайлап алу турында җиңде. Бәйге Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы тарафыннан «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты кысаларында үткәрелде.

2027 елда илдө 77 төбәктәге 164 китапханә, 92 мәдәни-ял учреждениесе һәм 44 музей базасында 300 балалар үзәге ачу планлаштырыла. Шулар арасына Казандагы Габдулла Тукай әдәби музее да керде.

«Проект кысаларында Габдулла Тукай әдәби музеенда заманча балалар мәдәни-агарту үзәге булдырылачак. Ул балалар һәм яшүсмерләрнең белемен, иҗатын һәм мәдәни үсешен берләштергән яңа киңлеккә әвереләчәк. Моның өчен музейның материаль-техник базасын яңарту, заманча җиһазлар сатып алу, технологик зоналар булдыру һәм яңа мәдәни-агарту программаларын эшләү күздә тотыла», – диде «Татар-информ»га Габдулла Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова.

Аның әйтүенчә, музей бүген дә балалар аудиториясе белән актив эшли – монда музей бәйрәмнәре, Тукай әсәрләре буенча театр программалары, мастер-класслар һәм квестлар даими үткәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot