news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Габдулла Кариев театры «Шәй-бү! Шай-бу!» премьерасына чакыра

Спектакльдә бөтен труппа катнаша.

Габдулла Кариев театры «Шәй-бү! Шай-бу!» премьерасына чакыра
пресс-служба театра им.Кариева

(Казан, 12 март, "Татар-информ"). 28-29 мартта Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Шәй-бү! Шай-бу!» спектакленең премьерасы булачак. Бу турыда теартның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Спектакль театрның баш режиссеры Ренат Әюповның 55 яшьлек юбилеена багышлана.

Автор: Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Камил Кәримов; рәссам – Булат Ибраһимов, хореограф – «Алтын битлек» һәм Муса Җәлил премияләре лауреатлары Нурбәк Батулла; композитор: Зөлфәт Вәлиуллин.

«Мин авыл егете, шуңа спектакльдәге әбиләр – туган авылым Шәле өлкән кешеләренең прообразы. Тамашада авыл кешеләренең кече күңеллелелегн күздә тота. Бу спектакль белән үземнең иҗади яктан җитлегүемне исбатлыйсым килә», - дип уртаклашты режиссер Ренат Әюпов.

Спектакльдә бөтен труппа катнаша.

Башлана – 18.00.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100