news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Габдулла Әдһәмов: Әбу Мансур әл-Матуриди диндәге тискәре агымнарны тәнкыйтьләгән

“Китаб әт-тәүхид” китабы Татарстан өчен кирәкле хезмәт, ди Казан казые.

(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Казанда атаклы мөселман фикер иясе, матуриди сөнни мәктәбенә нигез салучы Әбу Мансур әл-Матуридиның зур хезмәте нәшер ителде. Бүген бу китап “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында журналистларга тәкъдим ителде.

Әбу Мансур әл-Матуридиның “Китаб әт-тәүхид” китабын гарәпчәдән рус теленә Казан казые һәм Казан ислам университеты дини фәннәр кафедрасы мөдире Габдулла хәзрәт Әдһәмов тәрҗемә итте. Хезмәтнең Татарстан өчен кирәклеген һәм тәрҗемәдә кылгандагы кайбер үзенчәлекләр хакында журналистлар белән дә уртаклашты.
 
 
“Китап катлаулы, шул ук вакытта бик мөһим хезмәт, - диде Габдулла хәзрәт Әдһәмов. – Әлеге китапны тәрҗемә итәргә өч елны багышладык. Иң катлаулысы эчтәлеге булды, чөнки тәрҗемә иткәндә, Әбу Мансур әл-Матуридиның яшәгән чорын күзалларга кирәк. Бу чорда ислам дөньясында төрле агымнар, секталар таралган вакыт. Шул тискәре күренешләргә кемдер җавап бирергә, динне дөрес итеп аңлатырга тиеш булган. Әлеге бурычны китап авторы үз өстенә алган. Ул заманда таралган грек фәлсәфәсе, акылны, Коръән белән сөннәттән өстен куеп адашу юлына кереп китүчеләр булган. Әбу Мансур әл-Матуриди үз хезмәтендә аларның һәрберсенә үз бәяләмәсен биргән, дәлилләр китергән. Китап берничә өлештән тора. Кереш өлешендә автор сөнниләрнең фәлсәфи базасын китерә. Дөньяны танып белү юллары өч, ди. Акыл, Аллаһы Тәгаләдән килгән текстлар һәм кешенең тойгылары. Китапның икенче өлеше Аллаһы Тәгаләнең сыйфатларына багышланган. Өченче өлеше пәйгамбәрләргә багышлана. Шулай ук, тәкъдир, иман мәсьәләләренә дә тукталыш ясый”.
 
Габдулла хәзрәт үзе тәрҗемә иткән хезмәтнең мөһимлегенә басым ясап, безнең бабаларыбызның Урта Азиядә белем алуларын, шунда үз фикерләрен ирештергәннәрен билгеләп узды. Әбу Мансур әл-Матуридида Урта Азия традициясе чагылыш таба. Ул традиция безгә тел ягыннан, мәзһәб ягыннан мөһим. Китап дин нигезләренең доктринасы сыйфатында хәнәфи мәзһәбен тотучыларның күпчелеге тарафыннан таныла, ди дин лидерлары.
 
 
 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100