Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Габдрахман Әпсәләмовка багышланган күчмә күргәзмә эшли башлады
Күргәзмәне язучының оныклары оештырган
(Казан, 6 март, “Татар-информ”). Кичә Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә Габдрахман Әпсәләмов әсәре буенча төшерелгән “Ак чәчәчкләр” сериалын тәкъдим итү чарасы булды. Аның кысаларында “Габдрахман Әпсәләмов һәм аның чоры музее” күргәзмәсе дә тәкъдим ителде. Күргәзмәне язучының оныклары – аның музей-фатирын булдыручы Альбина һәм Тимур Әпсәләмовлар оештырган.
“Ак чәчәкләр” романы беренче тапкыр басылып чыгуга быел − 50 ел. Аның барлык тиражы 5 миллион данәдән артып китә, диелә ТР мәдәният министрлыгы сайтында.
Россиядә һәм Татарстанда Әдәбият елы, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан булдырылган күчмә күргәзмә язучының биографиясе, фронт юлы, иҗтимагый һәм шәхси тормышы белән якыннанрак танышу мөмкинлеге бирә. Аның бер өлеше Габдрахман Әпсәләмов “Бөркетләр”, “Газинур”, “Мәңгелек кеше”, “Сүнмәс утлар” әсәрләренең иҗат итү тарихына багышланган.
Күргәзмәне якын киләчәктә ТР Милли музее һәм Үзәк китапханә филиалларында күрергә мөмкин булачак, җәй айларында − ТР районнарында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз