news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Габдрафыйков: Башкортстанда кабилә язган стелалар кую халыкка тискәре тәэсир итә

Тарихчы фикеренчә, стелалар районда яшәгән бер халыкны гына түгел, барлык халыкны да берләштерергә тиеш.

(Казан, 22 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Башкортстанда татар районнарында яңа стелалар куйганнар. Анда бу төбәктә нинди башкорт кабиләләре яшәгәнлеге язылган. Уфа фәнни үзәгенең этнологик тикшеренүләр институты хезмәткәре Илдар Габдрафыйков бу стелаларга карата дәгъвасын әйтте.

«Мәсәлән, Яңавыл районы — Башкортстанда удмуртлар күпләп яшәгән район. Бу рәвешле стелалар кую — этләр үз урыннарын билгеләп йөргән шикелле. Мин моңа каршы түгел, милли аңнарын күтәрсеннәр. Әмма кабиләләр язылган стелалар кую халыкка тискәре тәэсир итә. Кабиләләрне язуның бернинди файдасы юк. Акча гына туздыру ул», — дип сөйләде галим «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Тарихчы әйтүенчә, стела — район символы. «Символ — ул районда яшәгән аерым халыкны гына түгел, барлык халыкны да берләштерергә тиеш. Монда милләт, дин роль уйнамый», — диде ул.

Галим Американың көнбагыш штатларындагы «сез Айова халкының изге җиренә аяк басасыз», — дигән рәвешле элмә такта куелган резервацияләрен мисал итеп әйтте. «Шуны хәтерләтә. Без XXI гасырда яшибез, алай эшләү кирәкме соң?» — дигән сорау куйды ул.

Илдар Габдрафыйков стелалар бертөрле булмаска тиеш дигән фикердә. Ә бу очракта һәр районда бер үк төрле төсләргә — Башкортстан флагы төсләрендә. Аның сүзләренчә, нигезләмәдә һәр районның үзенчәлеге исәпкә алынырга тиеш.

«Бу стелалар Башкортстанның көнбатыш районнарында урнаштырылган. Туган ягым Чакмагыш районында да стела бар иде, шуны сүтеп алып, яңаны урнаштырганнар. Узган ел көзен Куергазы районында булдым, районга кергәндә буялмаган кәкрәеп беткән стела тора. Нигәдер татарлар яшәгән көнбатыш районнар турында уйлыйлар», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100