Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Габдеррәүф хәзрәт Забировның «Ислам офыклары» дигән яңа китабы дөнья күрде
Казанның Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибенең фән һәм мәгариф буенча урынбасары, сәед Кол Шәриф исемендәге Ислам мәдәниятен, фәне һәм мәгарифен үстерү хәйрия вакыфы җитәкчесе Габдеррәүф хәзрәт Зәбировның «Ислам офыклары» дигән яңа китабы басылып чыккан.
«Бу хезмәттә: «асылыбызга кайтырга» өндәү, Коръәни-Кәрим хөкемнәрен, аның әхлагын һәм анда тормыш алып бару өчен билгеләнгән тәртипне дөрес аңларга чакыру, галәмнәргә рәхмәт итеп җибәрелгән, яшьме-өлкәнме һәр затка тиңсез үрнәк шәхес булган Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм Әфәндебез сөннәте белән яшәүгә һәм яшәтүгә чакыру кебек мәсьәләләр күтәрелә», – диде «Татар-информ»га китапның авторы.
Тарих фәннәре докторы, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура бюросы әгъзасы Дамир Исхаков Габдеррәүф хәзрәт Зәбировның китабын татар-мөселман дөньясында башкарылып чыккан уникаль бер хезмәт буларак бәяләнә ала, дигән фикердә.
«Аның милләтебез өчен генә түгел, ә бөтен өммәтебез өчен эшләнгән бу әсәре һәр мөселманга, билгеле, беренче чиратта, татарларга, ислам яссылыгыннан чыгып дөньяга һәм көндәлек тормышта туа торган конкрет мәсьәләләргә гомуми бер караш булдыру өчен бик әһәмиятле. Ягъни, сүз бу очракта ислам дине кысаларындагы фәлсәфәнең төп нигезләре турында бара. Ә дөньяда яшәгәндә фәлсәфәсез булмый, чөнки үзеңнең гомуми карашларың булмаса, башкалар, шул исәптән, бүтән диннәргә нигезләнеп тудырган фикерләр һәм карашлар белән, яшәргә туры килә», –дип бәя бирә Дамир Исхаков.
Галим әйтүенчә, «Ислам офыклары» китабында түбәндәге үзенчәлекләр бар: «Монда мөселманнарга фараз булган фикерләүнең барлык гомуми аспектлары, яклары тикшерелә. Шуларга таянып, дөньяви яшәештә килеп туа торган конкрет мәсьәләләргә карата ислам диненә нигезләнгән чишелешләр тәкъдим ителә», – ди Дамир Исхаков.
«Автор бик дөрес күрсәтә – һәр мәдәният «үзенә хас кеше тибын формалаштыра». Башкача була да алмый – ислам диненең үз нигезе, аерым фикерләү калыплары һәм, шуларга таянып, шәхесләрнең җәмгыятьтә хәрәкәт итү модельләре бар. Шунлыктан, мөселманнар гомуми фикерләүдә дә, үзара мөнәсәбәтләрдә, җәмгыятькә һәм дәүләткә мөнәсәбәтләрдә дә, бу хезмәттә тирәннән аңлатылган Коръәнгә таянган принципларга нигезләнеп, ислам дине кануннары буенча хәрәкәт итәргә тиешләр. Һәр мөселманга, димәк, ул турыда хәбәрдар булу кирәк», – дип саный тарих фәннәре докторы.
Ул Габдеррәүф хәзрәт Забировка уңышлар теләде. «Шушы гомуми фикерләүдән чыгып, өммәтебезнең вәкилләре үзара мөнәсәбәтләрдә, җәмгыятьтә һәм дәүләттә яшәү, хәрәкәт итүдә дөрес юллар таба алалар. Әсәрнең кыйммәтлеге дә менә шуннан килеп чыга – мондагы карашлардан, принциплардан чыгып яшәгән һәр шәхес ислам кысаларында калачак, динебездә булган кануннар буенча хәрәкәт итәчәк. Ә инде моннан да зур нәрсәләр мөселманнар өчен мөмкин түгелдер. Без бу ислам диненә таянып фикерләүнең бер гүзәл үрнәге булган хезмәтне югары бәялибез. Аның халкыбыз фикерләвен югары бер баскычка күтәрәчәгенә ышаныч белдерәм», – диде Дамир Исхаков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз