news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Габдерәүф хәзрәт: Татар халкы тарихында зур роль уйнаган өч кеше Мөхәммәд атлы булган

«Интернетта иң мәшһүр, иң танылган исем эзләсәк, пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм исеме — Мөхәммәд килеп чыгачак», — дип билгеләп үтә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфәт Габдуллин да.

Габдерәүф хәзрәт: Татар халкы тарихында зур роль уйнаган өч кеше Мөхәммәд атлы булган
Рамил Гали

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татар халкы тарихында зур роль уйнаган өч кеше дә Мөхәммәд исемле булган.

Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм, Казан һәм Касыйм ханлыгына нигез салган Олуг Мөхәммәд, Ислам динен Алтын Урдада дәүләт дине иткән Мөхәммәд хан (Исламны кабул иткәнче — Үзбәк хан) — татар милләте тарихында зур роль башкарган шәхесләр, дип санап үтелде «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

«Идеаль кешене эзләсәк, без аны таба алмыйбыз. Һәр кешенең кимчелеге бар. Ләкин пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм идеаль зат булды. Моны мөселманнар гына әйтми. Интернетта иң мәшһүр, иң танылган исем эзләсәк, пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм исеме — Мөхәммәд - килеп чыгачак», — диде «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директоры урынбасары Зөлфәт Габдуллин.

«Алтын Урдада Ислам динен дәүләт дине итү эшен Үзбәк хан башкарды. Исламны кабул иткәч ул үзенә Мөхәммәд исемен алды. Без яши торган Казан элек ханлык иде, аны барлыкка китерүче — Олуг Мөхәммәд. Аның да исеме Мөхәммәд иде. Бу исем бәрәкәт китерә», — диде Казанның «Миргазыян» мәчете имам-хатыйбы Габдерәүф хәзрәт Зәбиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100