Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Габделхак Мотыйгуллин: Таләпләрне үтәмичә эшләүче авыл хуҗалыгы предприятиеләре күп
Татарстанда, ветеринария хезмәте таләпләрен үтәмичә, ачык режимда эшләүче авыл хуҗалыгы предприятиеләре күп. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин әйтте.
Белгеч бөтен терлекчелек предприятиеләре ябык режимда эшләргә бурычлы булуын ассызыклады. «Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы боерыгында мөгезле эре терлеккә кагылышлы таләпләр язылган. Территорияне ябык тоту, автотранспортны дезинфекцияләү, хезмәткәрләр һәм килүчеләр өчен санпропускник эшен оештыру кирәк. Таләпләр үтәмичә, ачык режимда эшләүче предприятиеләр күп. Республика штабы карары буенча, Татарстанның барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре биологик сакланышын тәэмин итәргә тиеш. Безнең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров бу мәсьәләне контрольдә тота, – диде.
Габделхак Мотыйгуллин искәрткәнчә, аеруча куркыныч авырулар исемлегендә булган Африка дуңгыз чумасы, кош гриппы, сарыкларда чәчәк вирусы, тилчә, себер түләмәсе табылса, хайваннар йолып алына, алар өчен компенсация түләнә. «Әгәр хуҗалыкларда, предприятиеләрдә эш тәртибендә хилафлыклар, хокук бозулар расланса, компенсация түләнми. Әйтик, Лениногорск кошчылык фабрикасында 2023 елның август азагында кош гриппы ачыклангач, республика Хөкүмәте, аларда хокук бозулар булганлыктан, компенсация бирүдән баш тартты», – дип мисал китерде.
Бруцеллез табылса, ул терлек итне махсус эшкәртерлек шартлары булган ит комбинатына озатыла. Габделхак Мотыйгуллин сүзләренчә, Россиядә андый ит комбинатлары күп түгел.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз