Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Габделхак Мотыйгуллин: Әтнә районының «Тукай» хуҗалыгы бруцеллездан соң тернәкләнә
2023 елда Әтнә районының «Тукай» җәмгыятендә бруцеллез табылган иде. Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин сүзләренчә, бүген хуҗалыкта инде эшләр җайга салынып килә.
«Әтнә районының «Тукай» хуҗалыгында бруцеллез табылганда, анда 5,5 мең баш терлек иде. Бер атна элек «Тукай» хуҗалыгы генераль директоры белән сөйләшкән идем, алар тернәкләнеп килә. Бу безнең хезмәт нәтиҗәсе. Хуҗалыкны тулысынча сәламәтләндердек дигән сүз. Инфекция кире кайту куркынычы юк. Алар тулы куәтендә эшли. Аларда бүген 3819 баш терлек, шуның 1600е - савым сыеры. Бүген алар тәүлегенә 50 мең тонна сөт савалар», - диде Габделхак Мотыйгуллин »Татар-информ» уздырган матбугат очрашуында.
Ул бруцеллез табылган терлек итен сатарга ярамау, ул терлек махсус шартлар булган ит комбинатында эшкәртелергә тиешлеге турында искәртте.
Быел Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылында Ә.Әмиров шәхси хуҗалыгында мөгезле эре терлек арасында бер бруцеллез очрагы табылганы билгеле. «Бу хуҗалыкта 18 баш мөгезле эре терлек, 10 сарык, 1 ат иде. Алар күп еллар ит, сөт сатканнар. Ике тапкыр тикшерү барышында, былтыр 6 сыерда бруцеллез табылса, быел инде 8 сыерда», - диде Габделхак Мотыйгуллин.
Ул кагыйдәләрне, таләпләрне бозып эшләүчеләргә мисаллар китерде. Мәсәлән, Минзәлә районындагы Рус Караны авылында бер кеше, документларны килештермичә, Пермь крае Кимүл авылыннан 10 баш мөгезле терлек керткән. Питрәч районы Тагаш авылында ветеринария документларыннан башка 13 баш терлек керткәннәр. Лаеш районында 7 баш мөгезле эре терлек документсыз кайтартылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз