news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Габделхак Саматовның кызы: Авыр чорда да татар китаплары укыдык, татарча сөйләштек

Фирдәвес ханым әтисенең намазны беркайчан калдырмаганын әйтте.

(Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанда VIII Саматов укулары ачылды. XX гасыр ахыры — XXI гасыр башы күренекле дин әһелләренең берсе Габделхак хәзрәт Саматовка багышланган бу чарада аның кызы Фирдәвес ханым Саматова да катнашты. Ул журналистларга әтисе турында якты истәлекләре белән уртаклашты.

Габделхак хәзрәт Саматов Аксубай районы Иске Ибрай авылыннан. Анда ул бик дини гаиләдә дөньяда килгән. “Әти кечкенәдән намазда булган. Гаиләсендә әтисе, абыйлары сугышка киткәч, ул 11 яшендә олы кеше урынында калган. Бабайлар белән җыелышып, намаз, Коръән укый торган булганнар. Безне дә 3 яшебездән, сөйләшә башлауга, намазга бастыра иде. Без гаиләдә 4 бала үстек. Безне милли-дини рухта тәрбияләде. Шушы гаиләдә тууым белән горурланам. Советлар Союзында авыр чорда татар мәктәбендә укыдык, татар китаплары укып, татарча сөйләшеп, намаз укып, ураза тотып үстек. Әтигә Аллаһының рәхмәте яусын! Әни дә шул юлда иде. 7 августта әнине әти янына озаттык”, – диде Фирдәвес ханым.

Әңгәмәдәш Габделхак хәзрәтнең республикада төрле милләт кешеләре дус яшәвенә үзеннән зур өлеш кертүен, аның белән бу мәсьәләдә һәрвакыт киңәшләшкәннәрен билгеләп узды.

“Әти гомер буе ислам динен тарату, үстерү юнәлешендә эшләде. Аның кебек булдыруы бик авыр. Үз сүзендә торып, беркемнән дә курыкмыйча, Аллаһы Тәгалә юлында булды. Шофер булып эшләгәндә дә, намазын калдырмаган, сәгатькә карый башлагач та, начальнигы рус булса да: “Что, Саматов, намаз, да?” – дип сорый торган булган. Җитәкчесе чыгып торып, әти намаз укый торган булган. Башкаларга да: “Саматов будет читать намаз, сюда не заходите”, – дия торган булган”, – дип белдерде Фирдәвес ханым.

Габделхак хәзрәт Саматов Бохарада укыган, Казанда исә, эштән соң Габделхак Садыйков исемле укытучысына йөргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100