news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Габделхак Саматов истәлегенә бәйгедә Коръәнне тәҗвид кагыйдәсе буенча уку шарт

Татарстанда күренекле татар дин эшлеклесе Габделхак хәзрәт Саматов айлыгы бара.

Габделхак Саматов истәлегенә бәйгедә Коръәнне тәҗвид кагыйдәсе буенча уку шарт
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). 23 ноябрьдә Чистай шәһәренең «Восток» күңел ачу үзәгендә казыяткүләм Коръән уку бәйгесе була. Катнашучыларның билгеләнгән номинациягә туры килүе, Коръәнне тәҗвид кагыйдәсе буенча укый белүе шарт. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстанда күренекле татар дин эшлеклесе Габделхак хәзрәт Саматов айлыгы дәвам итә. 

Бәйгедә көньяк казыят районнарыннан һәм шәһәрләреннән 3 яшьтән 15 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Ул тхбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

  • 3 яшьтән 6 яшькә кадәр (3 сүрәдән башлап);
  • 7 яшьтән 10 яшькә кадәр (10 сүрәдән башлап);
  • 6 яшьтән 15 яшькә кадәр (ярты җүздән тулы җүзгә кадәр — яттан яки уку);
  • 6 яшьтән 15 яшькә кадәр (җүздән башлап — яттан яки уку).

Җиңүчеләрне бүләкләр һәм дипломнар көтә. Теркәлү 8.00 сәгатьтә, бәйге 9.00 сәгатьтә башлана. Элемтә өчен телефон: +9600427652.

  • Татарстанның беренче баш казые Габделхак хәзрәт Саматов истәлегенә багышланган чараларның Чистайда үткәрелүе очраклы түгел: ул 30 ел элек Чистай шәһәрендә Татарстанның беренче мәдрәсәсен ачкан, шулай ук берничә ел дәвамында «Нур» мәчетендә имам булып хезмәт иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot