news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Габделхак Мотыйгуллин: Ветеринария препаратлары санкцияле товарлар исемлегенә эләкми

Аның сүзләренчә, эре кошчылык предприятиеләре, шул исәптән, «Челны Бройлер» ширкәтенең кайбер препаратлары буенча ике айлык запас, кайберләре буенча өч-дүрт айлык запаслары бар.

Габделхак Мотыйгуллин: Ветеринария препаратлары санкцияле товарлар исемлегенә эләкми
Салават Камалетдинов

(Казан, 9 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Санкцияләргә карамастан, Россиядә кошлар өчен каралган чит ил вакциналары белән тәэмин ителештә проблемалар көтелми.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин әйтте.

«Ветеринария препаратларына, вакциналарга санкцияләр кагылмый. Германия продукция кайтармаса да, ветеринария вакциналары белән проблема булырга тиеш түгел. Ветеринария препаратлары һәм вакциналар санкцияләр исемлегенә эләкми. Һичьюгы, препаратлар башка илләр аркылы кайтарылачак», — дип белдерде.

Габделхак Мотыйгуллин әйтүенчә, эре кошчылык предприятиеләре, шул исәптән, «Челны Бройлер» ширкәтенең кайбер препаратлары буенча ике айлык запас, кайберләре буенча өч-дүрт айлык запаслары бар. «Импорт препаратлары безгә Мәскәү аша кайтарыла, анда да әле билгеле бер күләмдә запас бар», — дип әйтте ведомство башлыгы урынбасары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100