news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Габделхак Мотыйгуллин: Корбан бәйрәмендә бары тик республика сарыкларын чалырга кирәк

«Безнең максат — чирле хайваннырны кертмәү», — диде.

(Казан, 21 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин Корбан бәйрәмендә бары тик республикада үрчетелгән сарыкларны чалырга кирәк, дип саный. 

«Хәзер күбрәк чит төбәкләрдән кертергә тырышалар. Безнең үзебезнекеләр алардан ким түгел. Сарыкларның ит, йон токымыннан булганнары бар. Элек читтән кертсәләр дә, ит токымы кертә иделәр. Хәзер акча эшләү нияте белән колагы ертык, мөгезе сынган, бер яше тулмаганнарны да, зәгыйфь хайваннарны да кертәләр», — диде Габделхак Мотыйгуллин «Татар-информ» агентлыгында матбугат конферециясендә.

Аның сүзләренчә, республикада 300 меңнән артык сарык бар. Былтыр Татарстанда 15 меңнән артык сарык суелганын исәпкә алганда, үзебезнекеләр дә корбанлыкка җитәрлек, ди ул. 

«Чирлене чебен тешли, диләр. Башка регионнардан әйбәт сарыклар керткәннәрен күргәнем юк. Үз товар җитештерүчеләреңә ярдәм итү дигән сүз дә бар бит. Безнең максат — чирлеләрне кертмәү. Кош, дуңгыз грипплары турында сөйлибез, ә элеккеге тилчә, бруцеллез турында сөйләшмибез дә. Ә бу чирләрне кертсәк, проблема булачак», — диде Габделхак Мотыйгуллин. 

Ул бруцеллез йоктырган кешенең буыннары шешүен, шулай гомер буе сызланып яшәвен билгеләп узды. «Республикадагы сарыкларны гына суярга да, шуның белән эше дә бетә», — дип белдерде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100