Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
^“Габделхак хәзрәтнең нияте гел изгелектә иде...”
^“Габделхак хәзрәтнең нияте гел изгелектә иде...”
(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген Татарстан җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәтендә дин эшлеклесе Габделхак Каюмовны искә алу кичәсе булды (әгәр исән булса, аңа бүген 85 яшь тулган булыр иде). Әлеге чарага Габделхак хәзрәтнең тормыш иптәше Наҗия апа һәм күп санлы укучылары җыелган иде. Кичә аның рухына дога кылып башланып китте.
Иң кыен заманнарда, ягъни дин иреге кысылган совет чорында Габделхак хәзрәт Ислам нигезләрен тарату белән шөгыльләнгән һәм шушы эшкә ул үзенең укучыларын да өндәгән. “Габделхак абый үзенең эчкерсезлеге, киң күңеллелеге һәм ярдәмчеллеге белән аерылып тора иде. Аның нияте гел изгелектә булды һәм шуны ул безгә - укучыларына да тапшыра алды”, - диде укучыларының берсе – бүгенге көндә Татарстан мөселманнарының баш мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев.
Г.Каюмов Ислам нигезләрен Казанда гына түгел, ә республиканың Арча һәм Кукмара районнарында да оештырган. Аның укучыларының кайберләре бүген үзләре дә дин сабаклары укыталар, ягъни укытучыларының изге гамәлен дәвам итәләр. Ә аның дәвамчылары меңнәр белән исәпләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз