news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Габделхак хәзрәт Саматовның “Милләтебездә Ислам” китабы бастырылды

Китап беренче тапкыр 1998 елда “Иман” нәшриятында чыккан була.

(Казан, 17 ноябрь, "Татар-информ"). Казанда VIII тапкыр Саматов укулары үтте. Махсус конференция өчен “Хозур” нәшрият йортында күренекле дин эшлеклесе Габделхак хәзрәт Саматовның “Милләтебездә Ислам” китабы бастырылды. Китап беренче тапкыр 1998 елда “Иман” нәшриятында чыккан була. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте яза.

Китапта тупланган мәгълүматлар Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые, Мәрҗани мәчетенең имам- хатыйбы Габделхак Саматов тарафыннан дин тоту бик кыенлашкан һәм динебез хакындагы хакыйкатьне әйтергә куркынычлы, ягъни 1960-1990 елларда теркәп барылган.

Китапта болгар бабаларыбызның Ислам динен кабул итү тарихы, Россиянең беренче мөфтиләре, Галимҗан Баруди, Габдрахман Расүли, Тәлгать Таҗеддин кебек күренекле дин эшлеклеләре һәм мөфтиләрнең эшчәнлеге, мәшһүр татар руханилары һәм мәгърифәтчеләре турында мәгълүмат китерелгән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot