Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Габделхак Ахунҗанов Әниләр көне һәм Сәмәй шәһәре көне уңаеннан иҗат кичәсен үткәрде
Татар сәнгать мәктәбе директоры концертында татар, казах һәм рус телләрендә җырлар яңгырады.
(Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Сәмәй шәһәре татарлары активисты, “Хак” Иртыш буе татарлар һəм башкортлар берлеге президенты, Татар сәнгать мәктәбе директоры Габделхак Ахунҗановның Әниләр көне һәм Сәмәй шәһәре көне уңаеннан иҗат кичәсе булды. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәречесенә Татар сәнгать мәктәбенең тәрбия эшләре буенча мөдире Диләнур Ахунҗанова хәбәр итте.
“Габделхак Ахунҗановның концерты Ф.М.Достоевский исемендәге музейда үтте. Программада татар, рус һәм казах телләрендә әниләргә, туган якка багышланган җырлар яңгырады. Шулай ук татар халык җырлары, Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин сүзләренә үзе иҗат иткән әсәрләр башкарылды. Кичәне Сәмәйнең Татар сәнгать мәктәбе укучылары Снежанна Биктимерова, Эрик Хәйбуллин, “Борчаклар” ансамбле солистлары Радмир Хәйбуллин һәм Алсу Тураева, баянчы Эльдар Абдуллов та чыгышлары белән бизәде. Музыкаль кичә өстәл табынында бергәләп чәй эчү белән тәмамланды”, - диде Диләнур Ахунҗанова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз