news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Габделганиев һәм Борһанов инвестицион-венчур фондының Күзәтүчеләр советына керде

Дүрт кешене югары коллегиаль орган составыннан чыгардылар.

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев белән Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов «ТР инвестицион-венчур фонды» коммерцияле булмаган дәүләт оешмасының Күзәтүчеләр советына керде. Шул хактагы карар Татарстан Республикасы рәсми порталында дөнья күргән.

Әлеге карар нигезендә, Татарстанның элеккеге икътисад министры Артем Здуновны, элеккеге мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховны, «Спурт» банкының элеккеге идарә рәисе Евгений Даутовны һәм Казан илкүләм тикшеренү технология университетының (КХТИ) элеккеге ректоры Герман Дьяконовны коллегиаль орган составыннан чыгардылар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot