Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Габделганиев эшкуарлар белән Маркировкалау үзәгенең эше турында фикер алышты
Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды каршындагы Маркировкалау үзәгендә булды һәм фондның генераль директорының беренче урынбасары – «Минем бизнес» үзәге җитәкчесе Линара Борһанова белән очрашты. Ул Маркировкалау үзәгенең эше турында сөйләде, дип хәбәр итә ТР бизнес-омбудсменының матбугат хезмәте.
Борһанова сүзләренчә, үзәк эшли башлаганнан бирле (2026 елның мартыннан) биредә йөзләгән эшкуар консультация алган. Моннан тыш, «Гадел билге» системасы таләпләре даими рәвештә яңа товарлар категорияләренә кагыла, ә үзәк барлык үзгәрешләрне күзәтеп бара һәм бизнесменнарга аларга җайлашырга булыша.
«Штраф күләме нинди генә булмасын, эшкуар өчен штраф – күңелсез әйбер. Безнең бурыч – эшкуарларга дәүләт таләпләренә туры китереп эшләргә ярдәм итү», – дип өстәде Борһанова.
Фәрит Габделганиев Маркировкалау үзәгендә әлеге структура ярдәменнән файдаланган ике эшкуар белән аралашты.
Бизнес-омбудсмен үзәкне төзү бизнеска административ басымны киметү юнәлешендәге системалы эшнең дәвамы булып тора, дип ассызыклады.
«2025 елда маркировкалау темасы безгә килгән мөрәҗәгатьләр арасында иң популяр тема иде. Барлык шикаятьләрнең 22 проценты маркировкалау темасына кагыла иде. ТР Рәисе Рөстәм Нургалиевич Миңнехановның ярдәме белән без бу тәлапне үтәү срогын 2026 елның 1 мартына кадәр кичектерә алдык. Ләкин бу мәсьәләдә вакыт бирү генә җитми. Ярдәм механизмын булдырырга кирәк иде. Шулай итеп бу үзәк барлыкка килде. Бүген без моның нәтиҗәсен күрәбез: маркировкалау темасына кагылган мөрәҗәгатьләр юк диярлек. Эшкуарлар җайлашты, тыныч кына эшлиләр», – диде Габделганиев.
Моннан тыш, ТР бизнес-омбудсмены Татарстан маркировкалау өлкәсендә бушлай ярдәм күрсәтелә торган 16 пилот төбәк арасына керүен искәртте. Ул эшкуарларга үзәк эшенә югары бәя биргәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм аларга үз бизнесларын үстерүдә уңышлар теләде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз