news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Габделфәт Сафинның әтисенә 95 яшь тулды

Г.Сафинны 90 яшьлеге белән котларга Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, авыл җирлеге башлыгы һәм район социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре килгән иде.

(Арча, 31 март, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре"). Габдрахман Сафинга 95 яшь тулды, дип яза "Арча хәбәрләре" газетасы.

Габдрахман абый Симетбашта ялгызы яши. Биш баласы үзенә чакырып торса да, көче барында гомер иткән нигезен ташлап китәсе килми бабайның. Әле үз аягында йөреп тора, гел хәрәкәттә булырга тырыша.

Бер күзе бөтенләй күрмәве киртә түгел — вакытлы матбугатны килүгә хәрефен хәрефкә укып чыга ул, кроссворд-сканвордларын да шундук чишеп куя. Хәрәкәтсез торырга ярамый, дигән максат белән яшәүче бабай кышын ишегалдындагы карны көрәп, җәен кирәге булмаса да (чөнки мунчага әзерләгән утыны бик күп) утын яра икән. Тагын бер серен чиште: шигырьләр яза.

Тормыш Габдрахман атлы улына сынауларын шактый әзерли. 1942 елда фронтка алынган егет әсирлеккә төшә. Ике ел ярымнан әсирлектән кача ул. Тик «кара сакал» монда кайтканда да ияреп кайта. 1949 елда аны «Легионда Муса Җәлил гәҗитләрен укыгансың» дигән гаепләү белән 20 елга төрмәгә ябалар. «Башкаларга 25 ел бирделәр, ә миңа, әсирлектән качкач яңадан сугышка кергән өчен биш елны киметтеләр», — ди бабай.

Үткәннәре турында тыныч сөйли ул хәзер, онытыла инде, ди.

Сугыштан соң Габдрахман абый Разия апа белән кавышып биш бала тәрбияләп үстерәләр. Гомере буе авылда җаваплы эшләрдә эшләгән, халыкка ярдәм итеп яшәгән Габдрахман абыйны авылдашлары бүген дә хөрмәт итеп яши.

Бүген Симетбашта Сафиннар гаиләсендә бәйрәм. Балалары, оныклары газиз кешеләренең юбилеена җыелды. кунакларны ул төшкә кадәр үк кабул итә башлады: Габдрахман Сафинны 90 яшьлеге белән котларга Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, авыл җирлеге башлыгы һәм район социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре килгән иде, диелә район хәбәрләрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100