news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Габделфђт Сафин Башкортстанга иќат сђфђренђ килде

Татарстанныћ халык артисты, талантлы ќырчы Габделфђт Сафин Башкортстанга чираттагы иќат сђфђренђ килде

(Уфа, 3 ноябрь, “Татар-информ”, Фђнис Фђтхуллин). Татарстанныћ халык артисты, талантлы ќырчы Габделфђт Сафин Башкортстанга чираттагы иќат сђфђренђ килде.
Габделфђт Сафин кичә Уфа шәһәр мәдәният сараенда тәүге концертын күрсәтте. Бу юлы да үзенең өр-яңа программасын алып килде ул Башкортстанга.
Тамашачыларга Габделфђт Сафин ђлеге килњендђ мәхәббәт темасына басым ясаячагын әйтте. Моны ул күңелләрнең һәрчак яктылык, матурлык, сөю белән тулы булуына бәйләп аңлатты. Виртуоз музыкантлар да концертныћ дђрђќђсен књтђрђ.
Алдагы көннәрдә дә Габделфәт Сафин Уфада чыгыш ясый. Хәзер ике көн башкаланың “Юбилей” мәдәният сараенда, аннан соң Уфа Мотор төзүчеләр мәдәният сараенда матур тамашасын тәкъдим итә моңлы кунак. Ә башкаладагы иҗат сәфәрен Габделфәт Сафин Башкортстан дәүләт филармониясендә 6 ноябрь көнне тәмамлый.
Әлеге программа белән Башкортстан районнары џђм шђџђрләре буйлап та йөриячәген ышандырды Г.Сафин.

news_right_1
news_right_2
news_bot