news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Габделбәр Ризванов: Шәймиев Әсгат Галимҗановка Кремль янында печән чабарга рөхсәт бирде

Габделбәр Ризванов: Шәймиев Әсгат Галимҗановка Кремль янында печән чабарга рөхсәт бирде
Рамил Гали

«Ватаным Татарстан» газетасы журналисты, республиканың танылган шәхесләре турында язган 60лап китап авторы Габделбәр Ризванов әйтүенчә, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев хәйрияче Әсгат Галимҗановка Кремль янында печән чабарга рөхсәт иткән булган.

«Әсгат абый Кремль тирәсендәге печәнне чабып, терлекләренә алып кайтып ашата икән. Минтимер Шәрипович Әсгат абыйның печән чапканын күреп, кем икәнен, нинди максат белән йөргәнлеген ачыкларга кушкан. Аның яшәү рәвешен белгәч, шаккаткан. «Печәнне чапсын, алып кайтсын, аңа булышырга кирәк», – дигән. Балалар йортларына Әсгат ага 80ләп УАЗик бүләк итте», - диде ул «Татар журналисты» сәхифәсендә «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.

Әсгат Галимҗановка ярдәм сорап, бик күп мөрәҗәгать итүчеләр булган. «Әсгат абый бары бер максат куйган иде – ятим, караучысыз балаларга ярдәм итәргә, һәм соңгы көненә кадәр бары тик ятим балаларга ярдәм итте. Соңгы көненә кадәр аның белән элемтә өзелмәде», - дип искә алды Габделбәр Ризванов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100