news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Габделбәр Ризванов: Бик талантлы журналистлар хәмер аркасында китеп барды

Габделбәр Ризванов: Бик талантлы журналистлар хәмер аркасында китеп барды
Рамил Гали

«Ватаным Татарстан» газетасы журналисты, республиканың танылган шәхесләре турында язган 60лап китап авторы Габделбәр Ризванов талантлы журналистларның хәмер аркасында вафат булуларын әйтте.

«Ул заманда хәмер белән мавыгу күп иде. Редакциягә дә кунаклар килеп-китеп тора, колхоз рәисләре дә журналистларны да «сыйларга» атлыгып тора. Мин ул мәсьәләгә бөтенләй якын килмәдем, хәмергә һәвәслегем булмады. Журналистика өлкәсендә озак эшләвемдә шул да роль уйнагандыр, дим. Безнең заманда, ни кызганыч, бик талантлы журналистлар хәмер аркасында китеп барды», - диде ул «Татар журналисты» сәхифәсендә «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.

Аның әйтүенчә, элек кешегә игътибар, аңа үсәр өчен омтылыш булган. «Ел саен йә 1, йә 2 бүлмәле фатир бирә иделәр, миңа да эләкте. Эшли башлаганнан соң 3 ай узгач, Казан үзәгеннән бөтен шартлары булган 14 квадрат метрлы бүлмә бирделәр. Мин эшли башлаганда, «Социалистик Татарстан»ның тиражы 300 меңгә якын иде. Матбугат – дүртенче хакимият, дигән сүз юктан гына түгел. Районга кайткач та, беренче секретарь эш урынында булса, шунда ук кабул итә иде», - дип искә алды ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100