news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Габделәхәт Хәкимов Әтнә районы башлыгы вазифасыннан рәсми рәвештә китте

Габделәхәт Хәкимов Әтнә районы башлыгы вазифасыннан рәсми рәвештә китте
Фото: ТР Әтнә районы матбугат хезмәте

Рөстәм Хисамиев Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Әтнә муниципаль районы башлыгы Габделәхәт Хәкимовның һәм башкарма комитет җитәкчесе Айрат Каюмовның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылды.

Карарны Әтнә район советы депутатлары Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узган чираттан тыш утырышта кабул итте.

«Минемчә, һәрбер алмашка килүченең, дәвамчының һәм варисның бурычы – саклап калу һәм арттыру», – дип белдерде Хисамиев утырыш вакытында.

Шулай ук район советы утырышы нәтиҗәсендә район башкарма комитеты җитәкчесен алмаштыру өчен конкурс игълан ителде. Конкурсның нәтиҗәсен район советы май аенда игълан итәргә тиеш.

Узган айда Татарстанда Арча, Менделеевск, Түбән Кама, Спас һәм Яңа Чишмә районнары җитәкчеләре алмашынды.

  • Хакимов Габделәхәт Гыйлемхан улы
  • Татарстан Республикасының Әтнә муниципаль районы башлыгы
  • 1950 елның 27 сентябрендә туган.
  • 1979 елда «Зоотехния» белгечлеге буенча Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлаган.
  • 1970 елдан 1972 елга кадәр ТАССРның Арча районының Тукай исемендәге колхозында баш зоотехник була. 8 ел дәвамында «Шахтер» колхозында баш зоотехник, рәис урынбасары, партком секретаре булып эшли. 1985-1990 елларда «Тукай» совхоз-техникумы директоры вазифасын башкара.
  • 1990 елдан 1991 елга кадәр Татарстан Республикасының Әтнә район советы рәисе, аннары 2005 елга кадәр район администрациясе башлыгы була. 2000 елда икенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана. 2005 елның октябреннән Татарстан Республикасының Әтнә районы башлыгы.
  • Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
  • IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен», «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары белән бүләкләнгән. Төрле бүләкләргә ия.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100