news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Габделҗаббар Кандалый. Якутлар табыладыр вакыт берлән

Якутлар табыладыр вакыт берлән –
вакытлар табылмыйдыр якут берлән…


Белешмә: Татар шагыйре Габделҗаббар Кандалый (1797-1860) 1797 елда хәзерге Ульяновск өлкәсенең Иске Майна районы Иртуган авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Бу авылның элек Иске Кандал дип йөртелүе мәгълүм. Шагыйрьнең әдәби кушаматы да шуңа мөнәсәбәттә алынган. Мәдрәсәләрдә белем алгач, 1824 елда туган авылында мулла булып тора, балалар укыта. Кандалыйның гарәп, фарсы, төрек, рус, чуваш телләрен дә белүе, татар әдәбиятыннан һәм фольклорыннан, Шәрык мәдәниятеннән яхшы хәбәрдар булуы мәгълүм. Укымышлы һәм шигъри сәләтле Кандалый табигате белән хис-тойгыларга бай һәм тынгысыз холыклы, туры сүзле һәм хөр фикерле, горур кеше була. Мөгаен, шуңа күрәдер гомер юлында ул төрле кыенлыкларга очрый: мәдрәсәләрдән куыла, эшеннән алынып тора, гаилә тормышында да үкенеч-кайгыларны башыннан еш кичерә, әләк аркасында ике еллап төрмәдә дә утырып чыга. Габделҗаббар Кандалый 1860 елда 63 яшендә вафат була. Кабере – туган авылында. (Чыганак: Х.Й. Миңнегулов. Татар әдәбияты үсешендә Г.Кандалыйның урыны һәм роле // Габдельджаббар Кандалый: через призму современности. – Казань: ИЯЛИ, 2015. – С.27-39.).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100