Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Габделҗаббар Кандалый. Иген икмәк бирер икмәк
***
Иген икмәк бирер икмәк,
Белеп иксәң, бирер күпләп.
Белешмә: Татар шагыйре Габделҗаббар Кандалый (1797-1860) 1797 елда хәзерге Ульяновск өлкәсенең Иске Майна районы Иртуган авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Бу авылның элек Иске Кандал дип йөртелүе мәгълүм. Шагыйрьнең әдәби кушаматы да шуңа мөнәсәбәттә алынган. Мәдрәсәләрдә белем алгач, 1824 елда туган авылында мулла булып тора, балалар укыта. Кандалыйның гарәп, фарсы, төрек, рус, чуваш телләрен дә белүе, татар әдәбиятыннан һәм фольклорыннан, Шәрык мәдәниятеннән яхшы хәбәрдар булуы мәгълүм. Укымышлы һәм шигъри сәләтле Кандалый табигате белән хис-тойгыларга бай һәм тынгысыз холыклы, туры сүзле һәм хөр фикерле, горур кеше була. Мөгаен, шуңа күрәдер гомер юлында ул төрле кыенлыкларга очрый: мәдрәсәләрдән куыла, эшеннән алынып тора, гаилә тормышында да үкенеч-кайгыларны башыннан еш кичерә, әләк аркасында ике еллап төрмәдә дә утырып чыга. Габделҗаббар Кандалый 1860 елда 63 яшендә вафат була. Кабере – туган авылында. (Чыганак: Миңнегулов Х.Й. Татар әдәбияты үсешендә Г.Кандалыйның урыны һәм роле // Габдельджаббар Кандалый: через призму современности. – Казань: ИЯЛИ, 2015. – С.27-39.).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз