news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Габбас хәзрәт Шляпошников: «Хәләл» сертификаты Малайзиянең JAKIM аккредитациясен үтте

Габбас хәзрәт Шляпошников: «Хәләл» сертификаты Малайзиянең JAKIM аккредитациясен үтте
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты рәисе Габбас хәзрәт Шляпошников «Хәләл» сертификаты Малайзиянең JAKIM акредитациясен үткәнлеге турында искәртте. «Эш ел буе барды», – диде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында хәләл индустрия темасына багышланган матбугат очрашуында.

«Бүген генә Малайзиянең JAKIM дигән департаменты белән элемтәгә чыккан идек. Сезнең белән шатлыклы хәбәр белән уртаклашам, без JAKIMда сертификация бирүче әгъза буларак аккредитация алдык», – диде ул.

Габбас хәзрәт Шляпошников «KazanForum»га керү-кермәү мөмкинлеге турында сорауга җавап бирде. Аның сүзләренчә, теләге булган кеше чарага билет сатып алып керә ала. Шулай ук, «Агропарк»та үтәчәк хәләл маркетка бушлай кереп булачак. «Бу иминлек өчен эшләнелә», – диде ул.

Халыкара стандартлаштыру һәм сертификация үзәге генераль директоры Айдар Газизов «Хәләл» сертификатының ышанычлылыгы турында әйтте. «Соңгы вакытта сәер «Хәләл» сертификатын тапшыра торган оешмалар һәм контрафакт күләменең артуы безне борчый. Контрафакт белән көрәш алып барыла», – дип искәртте ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot