Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Габбас хәзрәт Шляпошников: Хәләл белән тукланмаган кешенең 40 көнлек намазы юкка чыга
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты рәисе Габбас хәзрәт Шляпошников хәләл продукциянең әһәмияте, «KazanForum»ның хәләл индустрия үсешендә роле турында сөйләде.
«Хәләл туклануда нинди әһәмият бар соң? Хәләл белән тукланмаган, хәләл эчемлек эчмәгән, хәләл әйбер белән кәсеп итмәгән, гаиләсен хәләл мал белән тәэмин итмәгән кешенең 40 көн намазы юкка чыга. 40 көн намазың юкка чыгу ул ике айлык хезмәт хакыңны ыргыткан кебек. Хәләл әһәмияте аять, хәдисләр белән дә аңлатыла», – диде Габбас хәзрәт Шляпошников.
Ул Татарстанда хәләл продукция җитештерү белән 250 оешма шөгыльләнүен әйтте. Хәләлне акча кертүне генә кайгыртып, табыш алу коралына әйләндерүче, фальсификат белән шөгыльләнүчеләргә шелтәсен дә белдерде.
Комитет рәисе әйтүенчә, «KazanForum»да Россия төбәкләре, Фарсы култыгы, Согуд Гарәбстаны, Дубай, Төркия, гомумән Ислам хезмәттәшлеге оешмасының 50 дән артык ил вәкилләре бергә очрашып, тәҗрибә уртаклашуы хәләлне яңа юнәлештә үстерү өчен этәргеч булачак. «Без бу мәйданчыкта проблемалар турында фикер алышып, ниндидер карарларга киләбез. Аллаһ та изгелектә берләшергә кушкан бит. Бу механизм һәр илдә ничек эшләгәнен аңлыйбыз. Һәр илнең үз таләпләре. Без хәләл продукция сыйфатын яхшыртабыз», – дип белдерде.
Габбас хәзрәт Татарстанның «Хәләл» комитеты Малайзиянең азык-төлек буенча JAKIM департаменты акредитациясен үткәнлеге турында әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз