news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Гаага судында Украинаның Россиягә карата дәгъвасына кагылышлы тыңлаулар башлана

Дүшәмбе көнне Берләшкән Милләтләр Оешмасының Гаагадагы Халыкара суды Киевның 2022 елның февралендә Россиягә карата белдергән дәгъвасы буенча тыңлаулар башлый. Дәгъва геноцид турындагы конвенцияне махсус хәрби операциягә бәйле рәвештә бозу турында. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Тыңлаулар 27 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Утырышларның әлеге блогы РФ тарафыннан белдерелгән ризасызлыкка багышланган.

Бүген Россия ягына сүз бирелә, сишәмбе көнне Украина чыгыш ясаячак, ә чәршәмбедә суд тарафыннан дәгъвада катнашырга рөхсәт бирелгән башка дәүләтләрне тыңлаячаклар. Алар арасында Австралия, Австрия, Германия, Болгария, Бельгия, Дания, Словакия, Чехия, Хорватия, Эстония, Финляндия, Ирландия, Люксембург, Швеция, Канада һәм Нидерланд кебек илләр бар.

Махсус хәрби операция башлангач, Киев 2022 елның 26 февралендә БМОның Халыкара судына Россиягә карата дәгъва бирде. Тикшерү геноцид җинаятен кисәтү һәм аның өчен җәза бирү турындагы 1948 елгы конвенциягә кагыла. РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров белдергәнчә, дәгъва «бозык мантыйкка» нигезләнгән һәм Көнбатыш халыкара гадел хөкем нормалары белән исәпләшми.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100