news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгъзам Гобәйдуллин: Яшьләрне авылда калдыру өчен, җир бирүне хәл итәргә кирәк

Ул соңгы биш елда республикада авылда яшәүчеләр саны 15 мең кешегә кимегәнен әйтте.

Әгъзам Гобәйдуллин: Яшьләрне авылда калдыру өчен, җир бирүне хәл итәргә кирәк
Владимир Васильев

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Авыллардан яшьләр китмәсен өчен, аларга торак төзелешенә ташламалы шартларда җир бүлеп бирү мәсьәләсен хәл итү кирәк. Бу проблеманы Татарстан муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин XV съезд утырышында күтәрде.

Авылны саклап калу өчен, ул 2020 елда Россия Хөкүмәте кабул иткән «Авыл территорияләренең комплекслы үсеше» дәүләт программасына таянырга кирәк дип саный.

«Бу программада авыл җирлегендә яшәүче гражданнарның торак шартларын яхшыртуга субсидия тәкъдим итү каралган. Авылларда яшьләрне тотып калу өчен, торак төзелеше өчен яшьләргә ташламалы шартларда җир бүлеп бирү соравын хәл итү кирәк», — диде Әгъзам Гобәйдуллин.

«Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан закон проекты эшләнгән. Министрлар Кабинетын, Дәүләт Советын шул закон проектын карауны тизләтүне сорыйбыз», — дип белдерде совет рәисе.

Ул соңгы биш елда республикада авыл халкы 15 мең кешегә кимегәнен әйтте. 

«Бу тенденция Россия төбәкләрнең күпчелегенә хас, ләкин республика җитәкчелеге кабул иткән чаралар, муниципалитетлар эше нәтиҗәсендә, күрше төбәкләр белән чагыштырганда, Татарстанда авыл халкы кимү темплары күпкә түбәнрәк. Чувашиядә авыл халкы — 40 меңгә, Башкортстанда — 42 меңгә, Саратов өлкәсендә 27 меңгә кимеде», — диде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100