news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгъзам Гобәйдуллин Татарстанның Муниципаль берәмлекләр советы рәисе итеп сайланды

Элеккеге җитәкче Минсәгыйть Шакиров сәламәтлеге начараюы аркасында, үз теләге белән вакытыннан алда вазифасыннан китте.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). «Татарстан Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең яңа рәисе итеп Әгъзам Гобәйдуллин сайланды. Бүген Казанда муниципаль берәмлекләр советы XII съездында элеккеге җитәкче Минсәгыйть Шакировның сәламәтлеге начараюы аркасында, үз теләге белән вакытыннан алда вазифасыннан китү гаризасы каралды.

Ассоциациянең Уставы нигезендә, рәисне вәкаләтләреннән азат итү һәм яңа җитәкче сайлау съездда хәл ителә.

946 муниципаль берәмлек вәкилләре җыелган XII съезд Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үтте.

Бүгенге көндә республикада 956 муниципаль берәмлек исәпләнә. Муниципаль берәмлекләр советы әгъзаларының өчтән икесе уңай тавыш биргән очракта яңа рәис сайлана. Муниципаль берәмлекләр исеменнән ассоциациягә җитәкче итеп, 2012-2017 елларда Татарстан Сайлау комиссиясе рәисе булып эшләгән, Тәтеш районы Олы Шәмәк авыл җирлеге советы депутаты Әгъзам Гобәйдуллин кандидатурасын Спас районы башлыгы Камил Нугаев тәкъдим итте. Аның дәүләт эшендә зур тәҗрибәгә ия булуын билгеләп үтте. Нәтиҗәдә, ачык тавыш бирү юлы белән съезд делегатлары Әгъзам Гобәйдуллинны Татарстан Муниципаль берәмлекләр советына рәис итеп сайлады.

2010 елдан Советны җитәкләгән Минсәгыйть Шакиров съезд эшендә катнаша алмады. Аның республикада муниципаль үзидарәне үстерүгә керткән өлешен съезд делегатлары алкышлар белән бәяләде.

Әгъзам Гобәйдуллин сүз алып, үзенә күрсәткән ышаныч өчен рәхмәтен белдерде. «Мин озак еллар дәүләт эшендә булып, муниципаль берәмлекләр, җирле үзидарә мәсьәләләре белән яхшы таныш. Бергә аңлашып эшләсәк, җирлекләрдә тормыш шартларын яхшырта, җирле үзидарәләрнең үсешен тәэмин итә алырбыз дип ышанам. Татарстан җитәкчелеге, Президент муниципаль берәмлекләрне ныгытуга зур игътибар бирүен дә әйтергә кирәк. Республикада социаль программаларының барысы да территорияләрне үстерүгә юнәлдерелгән», - дип Әгъзам Гобәйдуллин үз чиратында бөтен тәҗрибәсен файдаланып, җирле үзидарәләрне үстерүгә көч куярга вәгъдә итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100