news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгъзам Гобәйдуллин Федерация Советына тагын бер тапкыр әгъза булып сайлана
Билгеле булганча, Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин Федерация Советына бер тапкыр әгъза булып сайланган иде
Скопировать ссылку
(Казан, 21 апрель, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советы комитетлары утырышларында депутатлар Әгъзам Самат улы Гобәйдуллинны Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы – Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органыннан вәкил итеп билгеләп куюны хуплады.
Билгеле булганча, ТР Президенты Әгъзам Самат улы Гобәйдуллинны Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы – Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органыннан вәкил итеп билгеләп кую турында Указга кул куйган иде.
Иртәгә - 22 апрельдә дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының унынчы утырышында Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин, яшерен тавыш бирү юлы белән, Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы итеп сайланачак.
Билгеле булганча, Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин Федерация Советына бер тапкыр әгъза булып сайланган иде. Парламентның Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев билгеләп үткәнчә, “Әгъзам Гобәйдуллин Федерация Советы әгъзасы булган вакытта Татарстан өчен уңышлы эшләде, файдалы элемтәләр урнаштырды”.
Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев сүзләренчә, Ә.Гобәйдуллин Россия һәм Татарстан арасында вәкаләтләрне бүлешү турындагы Шартнамә буенча эш алып барганда да, 309 нчы федераль закон кабул ителү уңаеннан фикер алышулар вакытында да актив эшчәнлек алып барган, Татарстан өчен җан атып торган.
Әгъзам Гобәйдуллин, үз чиратында, депутатлар тарафыннан күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерде һәм ышанычларын акларга тырышачагын әйтте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2