news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгъзам Гобәйдуллин: Бу сайлауга аеруча зур өметләр баглыйбыз

«Кандидатларның программасы да кеше тормышын тагын да яхшыртуны күздә тотып төзелгән», - диде Татарстан муниципаль берәмлекләр советы рәисе.

Әгъзам Гобәйдуллин: Бу сайлауга аеруча зур өметләр баглыйбыз
https://vatantat.ru

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Казанның Вахитов районында урнашкан 96 нчы гимназиядәге сайлау участогында тавыш бирде.   

«Без бер сайлаудан икенче сайлау арасында яшибез. Бусына аеруча зур өметләр баглыйбыз. Ул биш елга республиканың киләчәген, икьтисади үсешен билгеләячәк. Президент сайлавы Татарстанның 100 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә оештырыла. Республикада халыкның көнкүрешен яхшырту максатыннан илледән артык программа эшли. Киләчәктә дә әлеге темп сакланып калсын иде», — диде ул. 

Гобәйдуллин кандидатларның программасы да кеше тормышын тагын да яхшыртуны күздә тотып төзелгәнен искәртте.                           

65 нче участок рәисе Юлия Суляева әйтүенчә, алдан тавыш бирүнең беренче көнендә дә кеше күп килгән. Достоевский урамындагы әлеге гимназия бинасында 64, 65 нче участоклар урнашкан. Шунда ук мәктәп медпунктында сезонлы гриппка каршы вакцина ясатырга мөмкин. 18 яше тулган һәм беренче тапкыр сайлауга килгән яшьләргә бүләк бирәләр.

Татарстанда 11-13 сентябрьдә республика Президентын сайлау, муниципаль депутатларын сайлау, шулай ук ике сайлау округы буенча Россия Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100