news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгъзам Гобәйдуллин: Безнең муниципалитетлар нәтиҗәгә ирешерлек итеп эшли белә

Ул Җирле үзидарә көне хөрмәтенә төп бүләк - Татарстан Президентыннан башкарма комитетларга 50 автомобиль булуын әйтте.

Әгъзам Гобәйдуллин: Безнең муниципалитетлар нәтиҗәгә ирешерлек итеп эшли белә

(Казан, 19 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин республика мунициаль берәмлекләренең нәтиҗәгә ирешерлек итеп эшли белүен әйтте. Бу хакта ул "Пирамида" сараенда Җирле үзидарә көне уңаеннан үтә торган тантаналы чарада билгеләп узды.

"Муниципалитетлар нәтиҗәгә эшли белә. Бердәм эш нәтиҗәсендә теләсә нинди бурычларны хәл итә алабыз. Хәзерге вакытта җирле үзидарә органнарында профессиональ команда эшли. Татарстанга җирле үзидарәгә күрсәтелгән кебек ярдәм Россиянең бер төбәгендә дә юк", - дип белдерде.

Әгъзам Гобәйдуллин Җирле үзидарә көне хөрмәтенә Татарстан Президенты кабул итүе традициягә әйләнгәнен искәртте. "Көнне төнгә, төнне көнгә бәйләп эшләгән муниципаль хезмәткәрләр һәм җирле хакимият органнарының авырлыкларын җилкәләренә алган чын идарәчеләр тәрбияләгән ветераннарыбыз исеменнән сезгә олы рәхмәтебезне белдерәбез", - диде.

Ул бәйрәмнең төп бизәге Башкарма комитетларга бүләк ителгән 50 автомобиль булуын искәртте. Барлык башкарма комитетлар исеменнән рәхмәтен җиткерде. "Чираттагы чәчү кампаниясе - кыр эшләре башлану алдыннан бүгенге очрашу һәрберебезгә дәрт, өмет өсти, безне берләштерә, нәтиҗәле эшкә этәргеч бирә", - ди Әгъзам Гобәйдуллин.

"Муниципалитетларга шәһәр һәм бистәләрне социаль-икътисади үстерү, инфрастуктураны камилләштерү буенча зур җаваплылык йөкләнгән. Халык үзен борчыган мәсьәләләр, мәшәкатьләр белән нәкъ менә җирле хакимият вәкилләренә мөрәҗәгать итә. Безнең уртак бурыч - җирле үзидарәнең ресурс һәм мөмкинлекләрен киңәйтү", - дип билгеләп үтте ул.

Әгъзам Гобәйдуллин быел республикада җирле үзидарә турында закон кабул ителүгә 15 ел тулуын искәртте. Бу законны гамәлгә ашыру нәтиҗәсе халык файдасы өчен зур эшчәнлек булуын белдерде. "Муниципалитетларга үсеш динамикасын арттыру мөһим. Бүген Татарстанда 40 республика программасы эшли, алар халыкның тормыш сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән", - диде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100