news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгъзам Гобәйдуллин: Аэропортка Тукай исемен бирү - республиканың зур байлыгы

“Тукай – татар халкының абруен күтәрә, исемен мәңгеләштерә торган шәхес”, - ди ул.

Әгъзам Гобәйдуллин: Аэропортка Тукай исемен бирү - республиканың зур байлыгы
Александр Эшкинин/архив

(Казан, 22 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин фикеренчә, аэропортка Габдулла Тукай исемен бирү республиканың зур байлыгы булачак. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә әйтте.

“Тукай – татар халкының абруен күтәрә, исемен мәңгеләштерә торган шәхес. Тукай исеме татар халкы белән турыдан-туры бәйләнгән”, - диде.

Аэропорт исеменә тавыш бирүне 30 ноябрьгә кадәр берничә ысул белән эшләргә мөмкин:

1. ВеликиеИмена.рф сайтында. Моның өчен Вконтакте, Одноклассники сайтларындагы аккаунт яки мобиль телефон номеры аша авторизация үтеп, Татарстандагы бер аэропортка тавыш бирергә кирәк. Бер генә исемгә тавыш бирергә була.

2. «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәре аша.

3. 8-800-707-93-17 номерына шалтыратып.

4. Очкыч бортында, аэропортлардагы пунктларда анкета тутырып.

news_right_1
news_right_2
news_bot