Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гүзәлия Минкина ТР социаль яклау министры урынбасары итеп билгеләнде
Гүзәлия Минкина ТР социаль яклау министры урынбасары итеп билгеләнде
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Казан шәһәре мэры Илсур Метшин Казан шәһәре Мәскәү районының яңа җитәкчесе итеп Мәскәү районы башлыгының элекке урынбасары Александр Николаевич Лобовны тәкъдим итте.
Ә Мәскәү районы администрациясенең экс-җитәкчесе Гүзәлия Тәлгать кызы Минкина Татарстан Республикасы социаль яклау министры Клавдия Николаевна Новикованың урынбасары итеп билгеләнгән.
Минкина Гүзәлия Тәлгать кызы 1954 елның 7 августында туган. 1977 елда Казан дәүләт университетын инженер программист-математик белгечлеге буенча тәмамлаган. 1971-1972 елларда Казан шәһәре 97 санлы мәктәпнең китапханә мөдире, 1972-1977 елларда «Теплоконтроль» җитештерү берләшмәсендә инженер-программист, комсомол комитеты секретаре, партия комитеты секретаре урынбасары, 1989-1991 елларда партиянең Казан шәһәр комитеты инструкторы, 1992-1996 – Казан шәһәренең Мәскәү районы хакимияте аппараты җитәкчесе, 1996 елдан 2006 елның 22 ноябренә кадәр Казан шәһәренең Мәскәү районы хакимияте башлыгы. Кияүдә. Кызы һәм улы бар.
Лобов Александ Николаевич 1976 елда туган. 1999 елда Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган. 2000-2002 елларда Казанның 9нчы санлы юридик консультациянең адвокатлар коллегиясе әгъзасы, җинаять эшләре буенча адвокат. 2003 елдан 2006 елның башына кадәр ТР хокук министрлыгы каршындагы Дәүләт теркәү палатасы директоры урынбасары, ТР «Татмедиа» гаммәви коммуникацияләр буенча агентлыгының Аппарат җитәкчесе. 2006 елның 12 гыйнвареннан 24 ноябренә кадәр Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының Мәскәү районы хакимияте җитәкчесе урынбасары вазифасын башкарды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз