news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы уналтынчы телгә тәрҗемә ителде

2015 елда авторның әлеге китабы “Большая книга” милли әдәби премия җиңүчесе булды.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы швед телендә басылып чыгарга әзерләнә. Бу - уналтынчы телгә тәрҗемә. Гүзәл Яхина китап тышлыгын үзенең социаль челтәрдәге битенә элеп куйган һәм аның 2018 елның башында дөнья күрәчәген хәбәр иткән.

Гүзәл Яхина 2018 елда китапның инглиз телендә дә тәрҗемәсе әзер булачагын әйтә.

Искәртеп үтәбез, 2015 елда Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы “Большая книга” премиясе җиңүчесе дип табылды. Китапның егермедән артык телгә тәрҗемә ителәсе билгеле булды, шул исәптән ул татар теленә дә тәрҗемә ителде. Тәрҗемә авторы – танылган шагыйрә һәм тәрҗемәче Флера Тарханова. Быел М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры “Зөләйха күзләрен ача” драмасын сәхнәләштерде. Режиссер Айрат Әбүшахманов героиняның милләте күрсәтелмәвен әйтә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100