news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" китабы сукырлар өчен җайлаштырылып дөнья күргән

Роман Татарстанның Сукырлар өчен махсуслаштырылган китапханәсе тарафыннан Брайль шрифтында татар һәм рус телләрендә чыгарылган.

Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" китабы сукырлар өчен җайлаштырылып дөнья күргән
Салават Камалетдинов

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан Республикасының Сукырлар өчен махсуслаштырылган китапханәсендә Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романы татар телендә нәшер ителгән. Бу хакта китапханәдән хәбәр итәләр.

Начар күргән кешеләр өчен китап ике төрле форматта ясалган: рельеф-нокталы Брайль шрифтында һәм аудиоязма формасында. Шушы ук басма рус телендә бераз алдарак дөнья күрде һәм кыска вакыт эчендә китап күзләре начар күргән кешеләр арасында зур ихтыяҗ уятты.

Гүзәл Яхинаның татар һәм рус телендәге аудиоязма китаплары начар күрүчеләр өчен эшләнгән “Логос” online-ресурсында урнаштырылган. Биредә аудиоязманы россиялеләр дә, чит илдә яшәүчеләр дә тыңлый ала.

Китапханә әлеге проектны Татарстан Республикасында дәүләт телләрен үстерү программасында катнашып тормышка ашырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100