news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гүзәл Яхинаның яңа романы күрмәүчеләр укый торган форматта чыккан

Автор яңа романының аудио варианты белән дискны почта аша Башкортстан китапханәсенә җибәргән.

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”). Гүзәл Яхинаның яңа романы күрмәүчеләр укый торган форматта чыккан. “Дети мои” романын хәзер Башкорстан республикасының күрмәүчеләр өчен махсус китапханәсе кулланучылары да укый ала, дип хәбәр итә "Башинформ" агентлыгы. 

Гүзәл Яхина яңа романның аудио варианты белән дискны почта аша бу китапханәгә җибәргән. 

“Безнең күрмәүче укучылар, алдагы роман герое Зөләйханы бик яраттылар. Моны әлеге романны электрон китаплар базасында йөкләүләр саны да аңлата. Яңа китап чыгу белән күрмәүчеләр өчен китапның аудио вариантын сорап гаризалар килә башлады. Хәзер без Россиядә танылган язучының китабын үзебезнең кулланучыларга тәкъдим итәбез. Ул аны безнең Башкортстан республикасының күрмәүчеләр өчен махсус китапханәсенә җибәрде", - дип әйткәннәр китапханәдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot