Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гүзәл Яхинаның чираттагы китабы Идел буендагы ачлык турында роман булачак
Язучы яңа романын роман-сәяхәт, роман-маҗара дип атый.
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Язучы Гүзәл Яхинаның чираттагы китабы Идел буендагы ачлык турында роман булачак. Бу хакта язучы социаль челтәрләрдә хәбәр итә.
«Китап март аенда басылып чыгар дип уйлыйм. Эшче исеме — „Эшелон на Самарканд“. Әлегә шуны гына әйтә алам», — дип язган ул.
«Бу китап балаларын Идел буендагы ачлыктан коткару турында. Вакыйга 12923 елда „Дзержинский поездларының“ берсендә бара. Ачлыктан интеккән балаларны туграк регионнарга илткән эшелоннар шулай аталган. Сүз алты атнага сузылган юлга чыккан эшелон турында», — дигән Гүзәл Яхина роман турында биргән интервьюсында.
Язучы яңа романын роман-сәяхәт, роман-маҗара дип атый.
Язучы Гүзәл Яхина Казанда туып үскән. «Зөләйха күзләрен ача» романы белән танылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз