news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гүзәл Яхинаның “Балаларым минем” романы Брайл шрифты белән басылган

“Зөләйха күзләрен ача” романы да күрмәүчеләр өчен эшләнгән форматта татар һәм рус телләрендә басылган иде.

(Казан, 25 июль, “Татар-информ”). Күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен Республика махсус китапханәсе нәшрият комплексында Гүзәл Яхинаның “Балаларым минем” (“Дети мои”) романы Брайл шрифты белән басылган. Бу хакта китапханә матбугат үзәге хәбәр итә.

Китапханә хезмәткәрләре укучыларның язучы иҗатына зур кызыксыну белән карауларын әйтә. “Балаларым минем” (“Дети мои”) романы бирегә йөрүчеләр укый алырдай икенче әсәр булган. “Зөләйха күзләрен ача” романы да күрмәүчеләр өчен эшләнгән форматта татар һәм рус телләрендә басылган иде.

Романнар авторы Гүзәл Яхина начар күрүчеләр өчен Республика махсус китапханәсенә үз романының аудиоверсиясен шәхсән үзе җибәргән. Хәзер китапны теләсә-кайсы уңайлы форматта укып булачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot