news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гүзәл Яхина үзенең динсез кеше булуын әйтте

Язучы әйтүенчә, ул үзе дә, кызы да атеистлар гаиләсендә үскән.

(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). “Зөләйха күзләрен ача” романы авторы, язучы Гүзәл Яхина үзенең дингә һәм Аллага ышанмавын белдерде. Бу хакта ул “Дети мои” ("Балаларым минем") романын тәкъдим итү кичәсендә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә әйтте.

“Юк, мин дингә ышанучы кеше түгел. Мин төрле диннәргә ихтирам белән карыйм, шулай ук мин төрле гыйбадәтханәләргә йөрим. Минем хөрмәтем зур. Әмма мин дин кешесе түгел. Мин атеистик гаиләдә үстем, минем балам да дингә ышанмый”, - диде Гүзәл Яхина.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot