news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гүзәл Яхина «Зөләйха күзләрен ача» телесериалын карап, беренче бәяләмәсен биргән

Гүзәл Яхина романы буенча «Зөләйха күзләрен ача» фильмы өлешчә Татарстанда төшерелде.

Гүзәл Яхина «Зөләйха күзләрен ача» телесериалын карап, беренче бәяләмәсен биргән
Михаил Захаров/архив

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Гүзәл Яхина «Зөләйха күзләрен ача» телесериалының дүрт сериясен карап беренче фикерләре белән уртаклашкан. Фильм турында ул социаль челтәрләрдәге битендә язган.

«Яшь режиссер төшерә алырмы, дәүләт каналы тарихны бизәбрәк төшермәсме дигән шикләрем бар иде. Әмма Егор Анашкин бик текә фильм төшергән – ул сериалдан бигрәк тулы метрлы нәфис фильмга тарткан, канал да сәяси һәм психологик цензура кертмәгән”, - дип яза Гүзәл Яхина.

Автор фильмда Зөләйха белән Мортазаның мунча керүе күренешенең уңышлы булуын әйтә, баржа бату күренешенең матур төшерелүен билгеләп үтә. Ул Зөләйханың үз канын чыгарып улын ашатуының, Мортазаның сыер ите туравының натуралистик итеп төшерелүе һәм моның аклануы турында яза.

“Фильмга анимация элементлары кертелгән, сүзсез күренешләр күп, төп героиня беренче ярты сәгатьтә бөтенләй сөйләшми”, - ди Гүзәл Яхина. Ул фильмның көз көне күрсәтеләчәген искәртә.

Гүзәл Яхина романы буенча «Зөләйха күзләрен ача» телесериалы өлешчә Татарстанда төшерелде. Төп рольләрдә Россия кинематографиясендә эшләүче татар милләтле актерлар. Зөләйха – Чулпан Хаматова. Мортаза ролендә – Рамил Сабитов. Каенана ролендә – Роза Хәйруллина. Икенче пландагы рольләрдә һәм массовкада Татарстан театрлары актерлары төште.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100