news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гүзәл Яхина «Зөләйха күзләрен ача» сериалының тизерын урнаштырды

Мини-сериал һәркайсы 52 минут тәшкил иткән 8 сериядән торачак. Аның зәңгәр экраннарга кайчан чыгачагы әлегә төгәл билгеле түгел.

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Интернетта Казан язучысы Гүзәл Яхина романы буенча төшерелә торган «Зөләйха күзләрен ача» сериалының тизеры пәйда булды. Видеороликны язучы Facebook социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә урнаштырган.

Тизерның башында Зөләйха (аны Чулпан Хамматова башкара), үз исеме белән дәшкәч, күзләрен ачып җибәрә. Роликка сериалдагы берничә эпизод (Себергә китү, Зөләйханың кеше аягы басмаган тайгада бала табуы, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә кискен үзгәрешләр) кергән.

Сериалның бер өлешен Татарстанда, аерым алганда, Казанда төшерделәр. Чор рухын яңадан торгызу өчен Казан Кремлендәге барлык вывескалар һәм иллюминацияне алдылар.

Мини-сериал һәркайсы 52 минут тәшкил иткән 8 сериядән торачак. Аның зәңгәр экраннарга кайчан чыгачагы әлегә төгәл билгеле түгел.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100